Казанның «Лесной городок» торак комплексында балалар бакчасын ачырга әзерләнәләр, ул берничә ел төзүче тарафыннан файдаланылмаган. Хәзер объект муниципаль милеккә тапшырылган. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә «Казанның социаль өлкә учреждениеләрен тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты» МБУ директоры Илья Коротихин хәбәр итте.
Березовая урамындагы 28 йорт адресы буенча урнашкан балалар бакчасы 120 урынга исәпләнгән. 2025 елда объект шәһәр милкенә тапшырылган, ул биш елдан артык төзүче тарафыннан эксплуатацияләнмәгән. Хәзер учреждениедә ремонт эшләре бара. Ремонт тәмамланганнан соң, якындагы торак комплексларда яшәүче балалар өчен бакча ачылачак.