Россиядә «Абилимпикс-2026 » төбәк чемпионатлары старт ала

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

Россия Федерациясенең барлык 89 субъектында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс»төбәк чемпионаты башлана. Оештыручылары Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, һөнәри белемне үстерү институтының «Абилимпикс» милли үзәге һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы ярдәмендә Россия Федерациясе субъектлары хөкүмәтләре һәм «Абилимпикс»хәрәкәтенең региональ үсеш үзәкләре.

Быел «Һәр җиңү хыялдан башлана» девизы астында уздырыла торган ярышлар өч категория катнашучылар өчен оештырыла: мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International