Казанда «Россия ел укытучысы - 2026» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы ачылды. Чара Яңа Савин районы мәгариф үзәгенең 179 нчы гимназиясе белән берлектә “Белем һәм бердәмлеккә юл” полилингваль комплексы базасында узды.
Төбәк этабы финалында 62 укытучы катнаша: 41 укытучы «Ел укытучысы» номинациясендә һәм 21 укытучы «Педагогик дебют» номинациясендә. Алар барысы да конкурсның мәктәп, муниципаль һәм зона этапларын уңышлы үтүчеләр.