Татарстанда "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы башланды

2026 елның 17 марты, сишәмбе

Татар телен һәм әдәбиятын саклау, үстерү, укучыларда иҗатка кызыксыну  уяту максатыннан Татарстан  Республикасы Мәгариф  һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан Федераль университеты белән бергә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен үткәрә. 16 мартта  Арча шәһәренең 5 нче гимназиясендә әлеге бәйгенең зона этабы башланып китте. Монда Балтач, Саба, Теләче Әтнә, Кукмара һәм Арча районнарыннан килгән яшь язучылар поэзия, проза, журналистика, драматургия һәм тәрҗемә жанрында иҗади осталыкларын күрсәттеләр.

Әлеге бәйгегә барлыгы 600 дән артык эш кабул ителде. Бәйгенең зона этабы 17 мартта - Казанда, 18 мартта - Чистайда, 19 мартта - Яр Чаллыда, 23 мартта - Мөслимдә узачак. Һәр номинациядә җиңүчеләр 22 апрельдә Казанга бүләкләү тантанасына киләчәк. Укучыларның эшләрен мәртәбәле жюри: күренекле сәнгать әһелләре, язучылар, шагыйрьләр бәяли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International