2025 елда профиль дәрәҗәсендәге демонстрацион имтиханны уңышлы узган урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар өлеше 56,02% тәшкил итте. Бу планлы күрсәткечтән ике тапкырга диярлек артыграк. 540 меңгә якын яшь кеше үз осталыкларын күрсәтте.
Демонстрацион имтихан-урта һөнәри белем бирү программалары буенча аттестациянең төп формасы. Ул студентның уку материалын үзләштерү дәрәҗәсен бәяләргә генә түгел, ә һөнәри компетенцияләрнең формалашу дәрәҗәсен билгеләргә дә мөмкинлек бирә.
Бәяләү ике дәрәҗә буенча үткәрелә: база һәм профиль.