Массакүләм мәгълүмат чараларының мәктәпләрдә терактлар ясаучыларның шәхесенә һәм мотивларына чамадан тыш игътибары җинаятьчедән танылу ясый. Бу яшүсмерләр өчен бик тискәре үрнәк. Бу хакта “Татар-информ”га ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сөйләде.
Аның фикеренчә, шаккаткыч контент бастыру урынына ММЧ на гътибарны профилактикага, психологик ярдәм һәм реаль коткару тарихларына юнәлтергә кирәк. Яңалыклар чыгарылышларында психологлар, педагоглар һәм профилактика буенча белгечләр чыгышларын оештырырга кирәк.
Социаль платформалар кулланучыларга шикле материалларны караганда кайнар линия һәм ышаныч хезмәтенә сылтамалар тәкъдим итәргә тиеш. Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында мөмкин булган психологик сервислар челтәрен, шулай ук һәр бала үз вакытында ярдәм ала алсын өчен тәүлек буе ышаныч телефон линияләрен үстерергә кирәк.