Казанда «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының беренче туры тәмамланды

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

16-17 мартта Казанда «Россия ел укытучысы-2026» Бөтенроссия конкурсының Татарстан Республикасында беренче туртөбәк этабы тәмамланды. Ул «Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында һәм Казан шәһәренең Яңа Савин районының 179гимназиясендә үтте.

Катнашучылар конкурс сынаулары кысаларында үзләренең педагогик сәләтләрен күрсәттеләр.

Конкурсантлар өчен тәнәфестә «Россия - 24» һәм «Эфир» телекомпанияләре алып баручылары ораторлык осталыгын үстерү буенча мастер-класслар үткәрелде.

Ике конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча икенче турда катнашучылар билгеле булды – 15 тәҗрибәле укытучы арасыннан 10 дебютант. «Мастер-класс» бәйгесенең беренче сынауы 18 мартта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International