Яр Чаллы укучылары МХО зонасындагы хәрби хезмәткәрләр өчен гуманитар ярдәм җыйдылар

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

33 нче мәктәп һәм 17 нче балалар хореография мәктәбе укучылары ата-аналар һәм педагоглар белән берлектә махсус хәрби операция зонасында булган хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм әзерләп җибәргәннәр.

Посылкаларга медикаментлар, бинтлар, азык-төлек, кием-салым һәм беренче кирәк-яраклар тутырганнар. Моннан тыш, укучылар хатлар язганнар һәм үз куллары белән ясалган әйберләр, шул исәптән окоп шәмнәрен һәм "коры душ" тапшырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International