Иннополис институты тикшеренүчеләре, ясалма интеллект кулланып, гетероген каталитик процессларның микрокинетикасын модельләштерү өчен, илдәге беренче программалы комплекс эшләделәр. Бу ел саен 1 млн нан артык катализатор структурасын эшкәртергә мөмкинлек бирә, исәпләүләрне 1000-5000 тапкырга тизләтә һәм тикшеренүләргә чыгымнарны 40 процентка киметә. Проект Татарстан Республикасы Фән һәм технологияләр фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылды.
Тикшеренүчеләр сүзләренчә, яңа катализаторлар эшләү - химия сәнәгатендә, энергетикасында һәм ягулык җитештерүдә төп бурычларның берсе. Катализаторларны эзләүнең традицион ысуллары эксперименталь скринингка нигезләнгән, 5-7 ел алып тора һәм дистәләгән миллион доллар инвестицияләр таләп итә.