23 март көнне «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театрында «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясаячаклар һәм Татарстан Республикасының 2026 елгы укытучысының исемен атаячаклар. Ә әлегә Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының II туры катнашучылары һөнәри осталыкта ярышуларын дәвам итә. Бүген, 18 мартта, “Адымнар - белем һәм татулыкка юл” полилингваль комплексы базасында алар мастер-класслар үткәрделәр.
Бүген «Ел укытучысы» номинациясендә 15 финалист һәм «Педагогик дебют» номинациясендә 10 финалист мастер-класслар уздырды. Бу аларның икенче тур кысаларында беренче сынаулары иде.