Сергей Кравцов беренче тапкыр Россиянең барлык мәктәпләре директорлары белән киңәшмә үткәрде

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов дәүләт һәм шәхси мәктәпләр директорлары белән киңәшмә үткәрде. Алар илнең бердәм мәгариф киңлеген ныгыту, кадрларга ярдәм итү һәм белем бирү процессында катнашучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү турында фикер алыштылар. Чараларда 40 меңнән артык мәктәп җитәкчеләре катнашты.

Мәгариф министры хәбәр иткәнчә, 2027 елның 1 сентябреннән урта гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары ( ФГОС) үз көченә керә. Стандарт инженерлык сыйныфларын булдыру мөмкинлеген ныгыта, ясалма интеллект, метапредмет нәтиҗәләре һәм заманча җиһазларны куллану осталыгын үз эченә ала.

Үз чыгышында ведомство башлыгы игътибарны барлык мәктәпләрдә "Россия - минем офыклар" профориентация курсы дәресләрен уздыру һәм белем бирү процессында файдалану өчен тәкъдим ителгән 100 фильм исемлеген исәпкә алып, мәктәпләрдә үзебезнең кинематограф әсәрләрен өйрәнү зарурлыгына юнәлтте. Россиянең мәгариф министры 2026 елда мәктәп укучылары өчен «Яңа Херсонес» музей-гыйбадәтханә комплексына бару буенча масштаблы программа старт алуы турында сөйләде. Россиянең 48 төбәгеннән биш мең укучы «Без бергә» федераль проекты кысаларында музей-мәдәни комплекска барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International