Казан федераль университетында танылган тюркологны хөрмәтләделәр

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, ИФМК татар тел белеме кафедрасы профессоры Фәнүзә Нуриев юбилеена багышланган тантаналы чара узды.

Галимне котларга Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, КФУның комплекслы иминлек буенча проректоры Ришат Гузейров, филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин килде. Кунаклар арасында Ф. Нуриеваның күпсанлы укучылары һәм хезмәттәшләре, фән эшлеклеләре дә бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International