23 мартта Казанда “Ел укытучысы” бөтенроссия конкурсының төбәк этабына нәтиҗә ясаячаклар һәм Татарстан Республикасының иң яхшы укытучысын атаячаклар. Хәзерге вакытта «Россия ел укытучысы - 2026» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын сынаулар тәмамлана.
«Россия ел укытучысы -2026» Бөтенроссия конкурсы берничә этапта уза: мәктәп, муниципаль, зона, төбәк һәм йомгаклау этаплары. Татарстанның 1800дән артык укытучысы бәйгенең мәктәп этабында катнашты, 900 дән артыгы муниципаль этапта, 92 кеше - зона этабында катнашты. «Россия ел укытучысы - 2026» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында 62 конкурсант катнашты:
«Ел укытучысы» номинациясендә - 38 муниципаль берәмлектән 41 вәкил,
«Педагогик дебют» номинациясендә - 20дән 21 вәкил катнаша.