Быел 20 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын отты. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казанда ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында узды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
"Бу оешмалар билингваль белем бирүне, балалар мәйданчыкларын җиһазландыруны һәм татар һәм рус телләрен өйрәнү өчен уңайлы шартлар тудыру өчен 500 мең сум күләмендә грант ярдәме алачак", - диелә хәбәрдә.
2013 елдан башлап «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында Татарстанның 258 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе грантлар алган.