Агымдагы елда Менделеевскида яңа химия-технология көллияте төзелә башлаячак. Хәзерге вакытта проект документларын эшләү төгәлләнеп килә, дип хәбәр итте Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров халык белән туры эфир барышында.
Искәндәров сүзләренә караганда, яңа кампус 240 студент өчен уку корпусы һәм 130 урынлык тулай торакны үз эченә алачак. Проектның беренчел бәясе якынча 1,8 миллиард сум тәшкил итә. Финанслауның яртысын "Аммоний" предприятиесе бирәчәк, икенче яртысын - республика.