16 марттан 13 апрельгә кадәр Татарстан Республикасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионаты узачак. Чемпионат «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Ярышларда 1 800 конкурсант катнашачак - "Мәктәп укучылары", "Студентлар" һәм "Белгечләр" категорияләрендә 600 кеше, дип хәбәр итә "Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге" АКО матбугат хезмәте.
Чемпионат Татарстанның 14 муниципаль районында 35 белем бирү оешмасы базасында уздырыла. Катнашучылар 50 төп һәм 75 төбәк компетенциясе буенча ярышачак. Программа яңалыклары арасында - «Бровист», «БПЛА эшләү һәм җыю», «Ронгтан әйберләр ясау», «Кузов ремонтлау», «Социаль тернәкләндерү буенча белгеч» һәм «Техник-протезист» юнәлешләре. Конкурста катнашучыларның эшен 630 га якын эксперт бәяләячәк, ә мәйданчыкларда озатуны 400 волонтер тәэмин итәчәк.