Илсур Һадиуллин билингваль балалар бакчаларына грантлар турында: Алар өчен бу Тукай премиясе

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

Казан шәһәре Совет районының «Курай» 3 нче балалар бакчасында быел, 2026 елда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына лаек булган 20 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы бүләкләнде. Тантаналы чарада Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.

Министр балалар бакчалары мөдиренә бәхет һәм уңышлар теләде. Аның фикеренчә, мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенең хатын-кыз җитәкчесе бәхетле булса, балалар бакчасында да бәхет булачак.

Бүгенге чараны уздыру урыны да – гарнтка ия Казанның Совет районындагы 3 нче «Курай» балалар бакчасы.

Әлеге балалар бакчасы мөдире Энҗе Низамова хәбәр иткәнчә, биредә республиканың ике дәүләт телен дә яхшы белгән тәрбиячеләр эшли.

Тантанада катнашучылар өчен бик күп музыкаль бүләкләр яңгырады. Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисованың өч баласы да шушы балалар бакчасында тәрбияләнгән, алар гаиләләре белән бергә чыгыш ясадылар. Шулай ук Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов һәм Рөстәм Асаев чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International