2013 елдан 2026 елга кадәр «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына Татарстанның 258 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ия булды. Бу хакта журналистларга , бүген бу грантка лаек булган балалар бакчаларын бүләкләү тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.
Тантана Казан шәһәре Совет районының «Курай» 3 нче балалар бакчасында узды.
Быел грант алуга Татарстанның 29 муниципалитетыннан 37 балалар бакчасы гариза биргән. Болар Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Апас, Арча, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Саба, Тукай, Теләче һәм Чирмешән районнары, Казан һәм Чаллы шәһәрләре.
Грантның күләме - 500 мең сум. Бу акчалар балалар өчен уенчыкларга, дидактик пособиеләргә һәм нәниләр үсеше өчен кирәкле төрле материалларга тотылырга тиеш.