Татарстан студенты бөтенроссия патриотик конкурсында җиңү яулады

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

Кичә «Россия» Милли үзәгендә «История России моими глазами» Бөтенроссия патриотик яшьләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Номинацияләрнең берсендә Татарстаннан 18 яшьлек студент Регина Сафаргалиева җиңүче булды.

Регина Сафаргалиева 18 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар арасында«История России в рисунке» номинациясендә җиңү яулады. Үз эшендә ул борынгы рус шәһәренең сәүдә-һөнәрчелек өлеше булган бистәнең сәнгать сурәтен тәкъдим итә. Автор игътибарын шәһәр мохите элементларын һәм көндәлек тормыш үзенчәлекләрен тапшыруга юнәлткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International