Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча «Земский учитель» федераль программасы кысаларында 1 216 вакансия ябарга ниятли. Бу 2025 елга караганда ике тапкырга күбрәк. Программа Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты нигезендә гамәлгә ашырыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Земский учитель» программасы буенча авыл мәктәбенә эшкә килгән укытучыга 1 млн сум күләмендә бер тапкыр компенсация түләүләре каралган. Ерак Көнчыгыш федераль округына, Донецк һәм Луганск халык республикаларына, Запорожье һәм Херсон өлкәләренә эшкә күчкән укытучыга 2 млн сум түләнә. "Земский учитель" программасы җиңүчесе бер тапкыр компенсация рәвешендә түләү алганда керемгә салым салудан азат ителә. Бу акчаларны укытучы, торак шартларын яхшыртуны да кертеп, теләсә нинди максатларга тота алачак.