"ВОИН" үзәге «Воспитание сегодня – сильная страна завтра» йомгаклау конференциясе кысаларында өч еллык эшенә йомгаклар ясады, ул Мәскәүдә Җиңү музеенда узды. Чарада Россия Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары, “ВОИН” үзәгенең күзәтчелек советы әгъзасы Сергей Кириенко, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары - Россия Президентының Ерак Көнчыгыш федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле, “ВОИН” үзәгенең Күзәтчелек советы рәисе Юрий Трутнев, Россия Президентының Урал федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Артем Жога, Россия мәгариф министры Сергей Кравцов, Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм башка мөхтәрәм кунаклар: яшьләргә патриотик тәрбия бирү федераль башкарма хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары, “ИНВО” үзәгенең төбәк бүлекләре директорлары һәм курсантлар катнашты.
«ВОИН» үзәгенең 3 еллык эш нәтиҗәләре һәм 2026 елга төп бурычлар турында» доклад белән «ВОИН» үзәге идарәсе рәисе, Дәүләт Думасы депутаты, ЛХР Герое, Батырлык ордены кавалеры Виктор Водолацкий чыгыш ясады.