Казаннан Илья Тарасов “Татарстанның ел укытучысы – 2026”

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

Татарстанда “Россия ел укытучысы - 2026” бөтенроссия конкурсының төбәк этабында абсолют җиңүче булып Илья Тарасов танылды. Бу хакта бүген Казанда бүләкләү тантанасында әйттеләр.

Тарасов Казанның Советлар Союзы Герое С. А. Әхтәмов исемендәге 121 нче лицеенда рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Элегрәк ул "Казан ел укытучысы - 2026" булды.

Җиңүчегә бүләкне ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырды.

Тарасов Татарстанны «Россия ел укытучысы - 2026» бөтенроссия конкурсының федераль этабында тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International