«Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» ФИЦ галимнәре цитрус пектины һәм кобальт ионнары нигезендә яңа суда эрүчән кушылма эшләгәннәр.
Лаборатор сынаулар күрсәткәнчә, яңа кушылма үпкә, сөт бизе һәм аналык муены ямаг шеше күзәнәкләренең үсешен киметә( баса). Шул ук вакытта, кешенең нормаль күзәнәкләренә токсик йогынты минималь була. Шешекә карша киң кулланыла торган чараларның еш кына гомуми зыяны югарырак була һәм ул шешне генә түгел, сәламәт тукымаларны да зарарлый
Тикшеренүләре күрсәткәнчә, алынган фармакологик композиция шеш күзәнәкләренең күзәнәк циклын туктата һәм апоптоз - митохондриаль юл буенча программалаштырылган күзәнәкне юк итүне эшләтеп җибәрә. Бу яман шеш күзәнәкләрен юкка чыгаруның "чиста" һәм физиологик механизмнарының берсе, ул заманча онкологиядә өстенлекле санала.