Казаннан Елена Бербина «Татарстанның ел тәрбиячесе - 2026»

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

2026 елда Татарстан ел тәрбиячесе исеменә Казан шәһәренең 78 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Бербина лаек булды. Бүген Татарстан башкаласында бөтенроссия конкурсының төбәк этабында аны җиңүче дип игълан иттеләр.

Тантаналы чарада шулай ук, «Туган телдә тәрбия бирү һәм укыту төркеме тәрбиячесе -2026» номинациясендә иң яхшы тәрбияче дип Казанның 358 нче балалар бакчасында эшләүче Алсу Галиеваны атадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International