Укытучыларны һәм укучыларны «#МЫВМЕСТЕ-2026» Халыкара премиясендә катнашырга чакыралар

2026 елның 24 марты, сишәмбе

Россия Президенты ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «#МЫВМЕСТЕ» халыкара премиясенең алтынчы сезоны старт алды. Ул кешеләргә ярдәм итүгә, илдә һәм дөньяда тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән иҗтимагый әһәмиятле инициативалар лидерларына ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк. Гаризалар 24 майга кадәр кабул ителәчәк.

Катнашуга мәгариф, шәхес тәрбияләү һәм үстерү өлкәсендә остазлык практикаларын актив гамәлгә ашыручы 21 яшьтән өлкәнрәк укытучылар һәм белгечләр, шулай ук 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге мәктәп укучылары чакырыла. Алар өчен «НКО һәм проектлар» категориясендә «Ел остазы» һәм «Игелек буыны»номинацияләре ачылды.

Үткәрү даталары: гаризалар кабул итү – 24 майга кадәр; төбәк этабы – 15 июнь – 12 июль; ярымфинал – 27 июль – 30 август; финал һәм халыкның тавыш бирүе – 21 сентябрь-25 октябрь.

Үткәрү форматы: онлайн.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International