Иннополис Университетының ЯИ институты тикшеренүчеләре ясалма интеллект кулланып гетероген каталитик процессларның микрокинетикасын модельләштерү өчен тулысынча илебездә эшләнгән беренче программа комплексын эшләделәр. Ул ел саен 1 млн нан артык катализатор структурасын эшкәртергә мөмкинлек бирә, исәпләүләрне 1000-5000 тапкыр тизләтә һәм тикшеренүләргә чыгымнарны 40% ка киметә. Проект Татарстан Республикасы Фән һәм технологияләр фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылды.
Тикшеренүчеләр сүзләренчә, яңа катализаторлар эшләү — химия сәнәгатендә, энергетикада һәм ягулык җитештерүдә төп бурычларның берсе. Катализаторларны эзләүнең традицион методлары эксперименталь скринингка нигезләнгән,ул 5-7 ел ала һәм дистәләгән миллион доллар инвестицияләр таләп итә.