Виртуаль экспозиция булдыру-«янгын-коткару спорты»социаль проектының бер өлеше. Ул «Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте»гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм тренировкалар, ярышлар аша балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, шулай ук янгын сүндерү-коткару спортын популярлаштыруга юнәлдерелгән. Проект Татарстан Республикасы Рәисе грантлары конкурсында җиңүче булды һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Татарстан Республикасы янгын сүндерү-гамәли спорт федерациясенең Дан залы-Россиядә янгын сүндерүчеләрнең спорт данына багышланган бердәнбер музей.