Казанның 155 нче гимназиясе укучыларына «цифрлы ликбез» мәгърифәтчелек проекты кысаларында мессенджерларда имин аралашу турында сөйләделәр. Дәрестә сигезенче сыйныф укучылары шикле хәбәрләрдән һәм кирәкмәгән контенттан сакланырга ярдәм итә торган инструментлар турында белделәр.
Дәресне «Сферум» төбәкләре белән эшләү юнәлеше җитәкчесе Эльвира Сафина үткәрде. Спикер ике факторлы аутентификация ярдәмендә мессенджерга куркынычсыз керү юлын ничек көйләргә икәнен аңлатты. Ул шулай ук «Куркынычсыз режим» функцияләре һәм «Семейная защита»сервисы турында сөйләде. Соңгысы балаларны һәм пенсионерларны мошенниклардан һәм спамнан сакларга тиеш.