Алабуга көллияте студентлары МХО сугышчылары өчен маскировка челтәре үрәләр

2026 елның 7 апреле, сишәмбе

Алабуга политехника көллияте студентлары волонтерлар булып  махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә кушылды. «Яшь Гвардия» активистлары һәм «Движения Первых» катнашучылары маскировка челтәрләре  үрү өчен материаллар әзерләүдә ярдәм итәләр.

Эш "Без бергә" гуманитар штаб базасында оештырылган. Студентлар челтәрләр үрү өчен кирәкле тукымаларны  кисү һәм әзерләү белән шөгыльләнә,аннары  алар махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә җибәреләчәк.

Яшьләрнең  мондый инициативаларда катнашу югары гражданлык җаваплылыгы һәм студентларның актив тормыш позициясе турында сөйли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International