Казан студентларына наркотиклар белән бәйле  җинаятькә ничек эләкмәскә икәне турында  сөйләделәр

2026 елның 7 апреле, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге өлкән оперуполномоченные Вероника Ветошкина шәһәр радиотехника көллияте  студентларына наркотиклар белән бәйле җинаятьләрдә ничек катнашмаска икәнен сөйләде.

Казан полициясендә хәбәр итүләренчә, чара «Чиста буын - 2026» Бөтенроссия ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясенең беренче этабының бер өлеше булып тора. Ветошкина студентларга наркотиклар куллануның зыяны, аларны тарату өчен булган җаваплылык, шулай ук җинаятькә этәрүче хәбәрләр алганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Очрашу диалог форматында алып барылды һәм укучылар үзләрен кызыксындырган  сораулар бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар.

Лекция тәмамлангач, балалар лекторга рәхмәтләрен  белдерделәр. Аларның сүзләренә караганда, алган белемнәр аларга тормышта дөрес юл  сайларга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International