Татарстан укучылары һәм студентлары беренче ярдәм амбассадорлары була алалар

2026 елның 7 апреле, сишәмбе

“Беренчеләр Хәрәкәте” Россия Кызыл Хачы белән берлектә "Беренче ярдәм" флагман проекты кысаларында тормышка ашырыла торган "Беренче - беренче ярдәм амбассадорлары" махсус проектын эшләтеп җибәрә. Татарстан Республикасы укучылары һәм студентлары лидерлык сыйфатларын үстерү, волонтёрлык белән шөгыльләнү һәм бөтен ил буенча беренче ярдәм күрсәтү культурасын үстерәчәк яшь амбассадорлар командасына керү мөмкинлегенә ия булачак. Катнашуга теркәлү проектның рәсми сайтында.

Амбассадор статусын алу өчен катнашучыга сайлап алуның дүрт этабын уңышлы узарга туры киләчәк. Сайлап алуда  "Беренче ярдәм" проекты белән таныш  булган 12 яшьтән 25 яшькә кадәрле мәктәп укучылары, көллият һәм югары уку йортлары студентлары катнаша ала.

Проект нәтиҗәләре буенча 150 иң яхшы катнашучы «Беренче ярдәм» Бөтенроссия проектының амбассадорлары булачак. Ун иң көчлесе «Беренче ярдәм» Бөтенроссия проектының ел Амбассадоры» исемен һәм «Россия Кызыл Хачы инструкторының кече ярдәмчесе» статусын алачак. Финал 2027 елның апрелендә узачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International