Укучыларның тәртибен бәяләү моделен сынауга йомгаклар ясалды. Анда 1-8 нче сыйныфларда белем алучы 40 меңнән артык укучы һәм 2 меңнән артык укытучы катнашты. 2026/27 уку елында укучыларның тәртибен Россиянең һәр төбәгенең ун мәктәбендә бәяләнәчәк, ә 2027/28 уку елыннан бу модель Россиянең барлык гомуми белем бирү оешмаларында кертеләчәк.
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов сөйләвенчә, укучының тәртибен бәяләү беренче чиратта укытучының намусын һәм абруен яклау механизмы булачак.