Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көненә багышланган Бөтенроссия Бердәм гамәлләр декадасы стартына багышланган матбугат конференциясендә катнашты. Чара барышында 10 апрельдән 19 апрельгә кадәр планлаштырылган һәм Россиянең барлык төбәкләрен колачлаячак чаралар исемлеге игълан ителде.
“Без срока давности” проекты безнең өчен тарихи хәтерне саклау өлешендә төп проектларның берсе булып тора. 2024 елдан министрлык әлеге истәлекле датага багышланган Бердәм гамәлләр декадасын үткәрә. Мәгариф министрлыгы ункөнлек чаралары планын раслады, аңа Россия Федерациясенең барлык субъектларында узачак 54 чара кертелгән. Алар арасында халыкара, бөтенроссия, төбәкара марафоннар, форумнар, конференцияләр, акцияләр, фестивальләр, тәрбия дәресләре циклы һәм башкалар бар. Декадада катнашучылар саны 30 меңнән артык", - дип билгеләп үтте Сергей Кравцов.
РФ мәгариф министры билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләгә тарих буенча яңа дәүләт дәреслекләрендә дә зур игътибар бирелә.
Ел саен илнең бер төбәге ункөнлек үзәгенә әверелә. 2023 елда Кырым Республикасы шундый үзәк булды, 2024 елда – Ростов өлкәсе, 2025 елда-Волгоград өлкәсе. 2026 елда ункөнлек чараларын «Смена» Бөтенроссия балалар үзәге берләштерәчәк, анда Россиянең төрле субъектларыннан «Без срока давности» Бөтенроссия проектында актив катнашучы 50 бала киләчәк.