Татарстан башкаласында 11 апрельдә, яшүсмерләр клубларында Космонавтика көнен бәйрәм итүгә багышланган мастер-класслар сериясе оештырыла. Бу көнне балалар значоклар һәм картиналар ясый, гипс фигураларын буйый, брелоклар һәм төнге лампалар ясый, квестта катнаша алачак.
Барлык мастер-классларда катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.
Казанда яшүсмерләр клубларының бердәм интернет-порталын эшләтеп җибәрделәр. podrostok.tatar адресы буенча яңа платформа «Минем Казан» шәһәр мәгълүмат порталының бер өлешенә әверелде һәм ул халыкка балалар һәм яшүсмерләр өчен түгәрәкләрне һәм секцияләрне тиз генә табарга мөмкинлек бирә.