Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы 5, 6 һәм 10 нчы сыйныфларга тәрбияләнүчеләр (укучылар) җыя.
Корпусның шеф оешмалары Казан танк училищесы һәм Михайловка хәрби-артиллерия академиясе . Тәрбияләнүчеләр аерым санузлы, душы, гардероб бүлмәләре һәм WI-FI га керү мөмкинлеге булган 7кешелек бүлмәләрдә яши. Ял итү бүлмәләре һәм психологик бушану бүлмәләре бар. Корпус территориясендә шулай ук бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы, универсаль спорт мәйданчыклары һәм «Воркаут» урам шәһәрчеге урнашкан.