Казан федераль университетының Бердәм ачык ишекләре көне кысаларында "Белем йорты" мәйданчыгында катнашучылар алдында "Белем" Россия җәмгыяте лекторы, гештальт-терапевт, федераль каналларда социаль шоу эксперты Любовь Розенберг чыгыш ясады, дип хәбәр иттеләр җәмгыятьнең матбугат хезмәтендә.
Сөйләшү барышында замана студентлары һәм аларның ата-аналары нинди кыенлыклар белән еш очрашуы турында фикер алышынды. Любовь Розенберг билгеләп үткәнчә, кагыйдә буларак ярдәм сорап, еш кына соң паник атакалар, психосоматика, көчле эмоциональ яну булганда мөрәҗәгать итәләр. Мондый симптомнар сигнал бирә: психика үзе генә булдыра алмый башлый һәм кешегә алга таба болай дәвам итә алмаганлыгын "кычкырып" җиткерергә тырыша.