Мәгариф министрлыгы: «Мәктәпләрдә контроль эшләр  уку вакытының 10%ыннан артмаска тиеш»

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә контроль эшләрнең күләмен билгеләде: аларның өлеше гомуми уку вакытының 10%ыннан артмаска тиеш. Бу хакта РФ мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова хәбәр итте, аның сүзләрен "ТАСС" китерә.

Тиешле үзгәрешләр Мәгариф министрлыгының 704, 729 һәм 808 номерлы боерыклары белән беркетелгән. Әлеге документлар кысаларында контроль эшләр санына лимит билгеләнде, шулай ук белем бирү программаларын үзләштерүнең метапредмет һәм предметлы нәтиҗәләренә таләпләр исемлеге билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International