Татарстанда яшь укытучыларга ярдәм итүнең яңа чарасын  башлап җибәрәләр

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Республика мәктәпләре укытучылары өчен «Безнең яңа укытучы» дигән түләү кертәләр. ТР Хөкүмәтенең тиешле карары коррупциягә каршы экспертиза уза.

Түләү Татарстанда урнашкан муниципаль һәм дәүләт гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре өчен билгеләнгән. Бер үк вакытта аны бирү тәртибе расланды, ә Мәгариф һәм фән министрлыгына әлеге чараны гамәлгә ашыру эшен оештыру йөкләнде. Карарның үтәлешен тикшереп тору шул ук ведомствога йөкләнгән.

Түләү конкурс нигезендә биреләчәк. Аңа профильле юнәлешләр буенча югары яки урта һөнәри белемле яки  өстәмә һөнәри әзерлек белән укытучылар дәгъва итә алачак.

 

Нәтиҗәләр буенча кандидатлар рейтингы формалаша. Беренче 500 урынны алган катнашучылар җиңүче була.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International