Космонавтика көне һәм Юрий Гагаринның космоска очуына 65 ел тулу алдыннан мәктәп укучылары һәм студентлар, экспертлар белән берлектә, "Белое солнце пустыни" фильмын карадылар һәм фикер алыштылар. Картина Россия Президенты йөкләмәсе буенча формалаштырылган мәктәпләрдә күрсәтү өчен тәкъдим ителгән 100 совет һәм Россия нәфис фильмнары исемлегенә керә.
Чара Чиләбедә Россия Мәгариф министрлыгы оештырган Урал федераль округы мәгариф системасы вәкилләренең округ киңәшмәсе кысаларында узды. Фильм «Кино - мәктәп» Бөтенроссия марафонына старт бирде. Анда РФ Мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова катнашты.
Исемлектәге фильмнарны "КИНОСФЕРУМ.РФ" илкүләм платформасында эзләп табарга һәм карарга мөмкин. Фильмнарны округ һәм август педагогик киңәшмәләрендә күрсәтү оештырылачак.