Татарстанда «Беренчеләр Хәрәкәте»  200 гә якын җәйге тематик смена оештыра

2026 елның 10 апреле, җомга

2026 елда республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегендә  дә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Беренчеләр хәрәкәте» тарафыннан оештырылган 192 профильле һәм тематик җәйге смена узачак: 5 төбәк һәм 187 муниципаль. Татарстанның барлык җәйге лагерьларында «Беренчеләр көне» узачак, анда катнашучылар хәрәкәт юнәлешләре һәм аның миссияләре белән танышачак. 800 бала Алексеевский районында “Биләр форумы: Беренчеләр”, 3000 бала һәм яшүсмер “Ура, авылга” проектында катнашачак. Саратовка “Татарстан - Мордовия” форумына 110 яшүсмер юл тотачак, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га оешманың төбәк бүлеге матбугат хезмәтендә.

“Беренчеләр хәрәкәте”нең муниципаль сменалары республиканың барлык районнарында балаларны савыктыру, мәктәп яны һәм палатка лагерьлары базасында узачак. Гомумән алганда, аларда 12 меңнән артык бала катнашачак. Тулырак мәгълүмат алу өчен райондагы “Беренчеләр хәрәкәте”нең кураторына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International