Татарстан укучылары химия буенча Бөтенроссия олимпиадасында 12 бүләк яуладылар

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

Татарстан укучылары химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында 12 бүләк яуладылар. Дүрт бала җиңүче  һәм сигезе – призёр булдылар. Интеллектуаль ярышлар Сочидагы  "Сириус" федераль территориясендә узды. Анда бөтен ил буенча  500гә якын  9-11 сыйныф укучысы катнашты.

Татарстан җыелма командасының олимпиадага баруына «Нәфис Косметикс» компаниясе  ярдәм итте.

Химия буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы ел саен Россия һәм халыкара ярышларда югары бүләкләр яулый, нәтиҗәлелек буенча бары тик Мәскәү җыелма командасыннан гына калыша. Монда Казанда алты ел элек оештырылган химия олимпиадасы (ХОП) түгәрәгенең өлеше зур.

Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр хәзер халыкара ярышларга әзерләнәләр. Апрельдә унберенче сыйныф укучылары Сәид Нургаянов (131 нче лицей) һәм Азамат Шәрәфиев (9нчы мәктәп) 60 нчы Халыкара Менделеевск олимпиадасына барачак. Июньдә алар һәм  Ибраһим Шәйхетдинов (10нчы сыйныф, 131 нче лицей)  Ташкентта химия буенча Халыкара олимпиадага сайлап алуда катнашачаклар

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International