Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында укучыларның «Фәнгә адымнар» төбәк  фәнни-гамәли конференциясе узды

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында укучыларның «Фәнгә адымнар» региональ фәнни-гамәли конференциясе узды. Чара табигый фәннәр өлкәсендә тикшеренүләр белән кызыксынучы сәләтле мәктәп укучыларын җыйды. Конференцияне оештыручылар — физик культура һәм спорт, табигый-фәнни белем бирү һәм укыту методикасы кафедрасы доцентлары Г. Р. Әхкиямова, Р. С. Зарипова һәм А. Г. Кыямова, катнашучылар өчен укучыларның тикшеренү потенциалын ачуга юнәлтелгән бай фәнни программа әзерләгән иде.

Конференцияне уздыруда шулай ук доцентлар М. Х. Әхмәтова һәм Э. Ш. Әхмәтова, ИнПеКо укытучысы Р. А. Сәфәргалина, шулай ук табигать белеме, физик культура һәм спорт факультетының «География» юнәлеше буенча белем алучы студентлары актив катнашты.

Чарада Яр Чаллы шәһәре, шулай ук Татарстан Республикасының Мөслим, Актаныш, Сарман, Бөгелмә һәм Тукай муниципаль районнары белем бирү учреждениеләреләре  укучылары  катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International