Казанда Габдулла Тукай исемендәге XVI нчы нәфис сүз осталары конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

2026 елның 24 апреле, җомга

23 апрельдә Казанның Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Габдулла Тукай исемендәге XVI нчы Бөтенроссия нәфис сүз осталары конкурсының гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чара шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга багышланган иде.

Конкурсның финалы 2026 елның 20–22 апрелендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында үтте. Биш номинациядә 40 җиңүче билгеләнде: 1–4 сыйныф укучылары, 5–8 сыйныф укучылары, 9–11 сыйныф укучылары, үз иҗат иткән әсәрләр авторлары, «РФ төбәкләрендә татар телен үстерү һәм саклау», шулай ук «Татар поэзиясен пропагандалаган өчен» махсус призы.

Гала-концертта мәртәбәле кунаклар катнашты: ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары, вице-мэр Гүзәл Сәгыйтова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин, Камал театрының баш режиссеры, РФ һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, РФ һәм ТР Театр әһелләре берлегенең төбәк бүлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, ТР Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов, Казан театр училищесы директоры Руфина Таҗетдинова, Р.Миннуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директоры урынбасары, район этабының жюри рәисе Гөлнара Иксанова, Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Миләүшә Шәрапова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International