КФУда реклама һәм пиар буенча «Мин – профессионал» олимпиадасының финалы башланды

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

Казан федераль университетында «Реклама һәм җәмгыять белән элемтәләр» юнәлеше буенча «Мин – профессионал» Бөтенроссия олимпиадасының финалы башланды. 53 финалист арасында Татарстанның дүрт вәкиле бар. Ике көн дәвамында алар эш бирүчеләр тәкъдим иткән реаль кейсларга үз чишелешләрен тәкъдим итәчәк.

Әлеге юнәлеш буенча олимпиаданы кафедра бишенче ел уздыра. Морозова сүзләренчә, бу чор эчендә студентлар эшкә һөнәри күзлектән карарга һәм презентацияләрне яхшырак әзерләргә өйрәнгәннәр, шулай ук үз проектларын дөрес яклау күнекмәләренә ия булганнар.

Олимпиада җиңүчеләре июнь аенда Мәскәүдә билгеләнәчәк.Төп приз иясе 300 мең сум акчалата премия алачак. Моннан тыш, призлы урын алучыларга профильле белгечлек буенча укуларын дәвам итү мөмкинлеге биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International