Казанда «Цифрлы чорда балачак антропологиясе һәм мәдәниятара диалог» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

24 апрельдә Казан шәһәре Идел буе районының 25нче «Балаларны үстерү үзәге — балалар бакчасы» базасында Россиядә Халыклар бердәмлеге елына һәм Мәктәпкәчә белем бирү елына багышланган «Цифрлы чорда балачак антропологиясе һәм мәдәниятара диалог» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

Кереш сүз белән педагогика фәннәре докторы, профессор В. Ф. Габдулхаков чыгыш ясады. КФУның Психология һәм мәгариф институты мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы мөдире, доцент Н. Н. Новик мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының цифрлаштыру өлкәсендәге өстенлекле эш юнәлешләрен тәкъдим итте. КФУның Психология һәм мәгариф институты мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы доценты С. Н. Башинова М. И. Мәхмүтовның балачакка һәм мәдәниятара диалогка карата антропологик карашлары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International