Россиядә «Минем туган ягымның җирле үзидарә тарихы» X Бөтенроссия конкурсының көндезге этабы тәмамланды

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

Конкурс Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 10 июнендәге 805 нче номерлы «Җирле үзидарә көне турында»гы Указы нигезендә билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәменә — Җирле үзидарә көненә багышланган.

19-21 апрель көннәрендә Мәскәүдә юбилей конкурсының көндезге этабы узды.

Конкурсның читтән торып узган этабына илебезнең 87 субъектыннан 2886 гариза килгән. Көндезге этапта 1600 катнашучы, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендәге 250 эксперт, шулай ук 300 волонтёр очрашты. Конкурста мәктәп укучылары да, профильле югары уку йортлары студентлары да , балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үстерү үзәкләренә йөрүче балалар да катнашты. Катнашучылар үз төбәкләре үсешенең мөһим этапларына кагылып уздылар һәм туган якның җирле үзидарә тарихы һәм мәдәнияте турында сөйләделәр.

Җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү чарасы Союзлар йортының Колонналы залында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International