Саранск шәһәрендә сукырлар спорты буенча Бөтенроссия спартакиадасында Татарстан спортчылары медальләр яулады

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә сукырлар спорты буенча Бөтенроссия җәйге балалар-яшүсмерләр спартакиадасы узды. Ярышларда Россиянең 26 төбәге катнашты. Татарстан Республикасы җыелма командасы составына кергән «Лаеш интернат-мәктәбе» спортчылары түбәндәге медальләрне яулады:

1 урын — Мини-футбол B1 5×5.

2 урын — Голбол.

3 урын — Өстәл теннисы.

Спортчыларыбызны һәм аларның тренеры В. Н. Плужниковны искиткеч нәтиҗә белән котлыйбыз! Сезгә яңа җиңүләр, сәламәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International