Минзәлә интернат-мәктәбе хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, директор Н. З. Гыйльфанов җитәкчелегендә, хәрби госпитальгә барып концерт куйдылар. Госпитальдә махсус хәрби операциядә катнашучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары, махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларның тол калган хатыннары, ветераннарга тиңләштерелгән затлар һәм концлагерь тоткыннары дәвалана. Очрашу җылы һәм дустанә мохиттә узды, барлык катнашучыларда да якты тәэсирләр калдырды.
Балалар аларга үз куллары белән ясалган бүләкләр әзерләгәннәр: открыткалар, сувенирлар һәм кечкенә кул эшләнмәләрен һәр сугышчыга һәм ветеранга тапшырдылар. Шулай ук интернат-мәктәп участогында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләрдән ясалган компотлар һәм тозлаган кыяр-помидорлар да бүләк иттеләр. Тамашачылар, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар, чыгыш ясаучыларның ихласлыгына һәм тырышлыгына сокландылар һәм рәхмәтләрен белдерделәр.