Түбән Камада ел саен уздырыла торган «Фән-фест» республика фәнни-техник проектлар фестивале узды

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

24 апрельдә «Адымнар-Түбән Кама» мәктәбендә ел саен уздырыла торган «Фән-фест» республика фәнни-техник проектлар фестивале узды. Анда «Инженерлык республикасы» проектында катнашучы 12 районнан, «Адымнар» челтәренең 6 полилингваль гимназиясеннән 130дан артык бала катнашты һәм 72 проект тәкъдим ителде.

Барлык катнашучылар, призлы урын алучылар һәм җиңүчеләр Түбән Кама шәһәренең социаль партнерлары — шәһәрне төзүче предприятиеләр, югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре (СИБУР, ТАИФ-НК, ТАТНЕФТЬ, ТАНЕКО, КАМАTYRES, ASP.Aqua, ТКФИ (НХТИ), КИУ, ТНК (КНН), ТИУ (НИТ)) тарафыннан дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International