Татарстан балалар бакчаларында Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган чаралар узды

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көнен һәм татар милли поэзиясенә нигез салучы, күренекле татар шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтте.

Габдулла Тукайның юбилеен бәйрәм итү кысаларында һәм 2026 елның Мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителүен исәпкә алып, Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында шагыйрьнең иҗатын тәрбияләнүчеләр арасында популярлаштыруга юнәлтелгән чаралар уздырылды.

Габдулла Тукай иҗаты — мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия бирү өчен кыйммәтле ресурс. Аның әсәрләре әхлакый кыйммәтләрне формалаштырырга, мәдәнияткә һәм телгә карата мәхәббәт уятырга ярдәм итә, шулай ук дөньяны эстетик кабул итү нигезләрен сала.

#МәктәпкәчәБелемБирүЕлы

#ГДОРТатарстан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International